Туган тел көне каян килеп чыккан? Кешенең ничә туган теле булырга мөмкин?

Рус гимназиясендә үткән туган тел бәйрәмендә татар теле дә үги булмады. Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет-студиясе Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясе укучылары һәм укытучылары белән берлектә Халыкара туган тел дәресе үткәрде.