tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай мөхтәсибәте “Игелек кыл!” марафонында катнашты
Тукай мөхтәсибәте “Игелек кыл!” марафонында катнашты

Тукай мөхтәсибәте “Игелек кыл!” марафонында катнашты

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай мөхтәсибәте “Игелек кыл!” марафонында катнашты. Марафон 1-12 декабрьдә Тукай районында авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлеккә туймаган кешеләргә турыдан туры ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Аерым алганда, имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәнов районның барлык имамнары исеменнән мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче Мансуровлар гаиләсенә душ кабинасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.

Шулай ук марафон кысаларында Инсаф хәзрәт Сәүбәнов махсус хәрби операция зонасында солдатлар тарафыннан оештырылган музей фондына Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күпләп бастырылган «Казан басмасы» репринт басмасын; татар һәм рус телләрендә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларын тапшырды. Әлеге басмалар Нәзарәт белгечләре тарафыннан әзерләнгән.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*