Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы В. Жеребцов пьесасы буенча Муса Җәлилгә багышланган спектакль чыгару өстендә эшли. Пьеса Рафаэль Мостафинның Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы елларындагы язмышына багышланган документаль повесть-тикшеренүенә нигезләнеп язылган.
Шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган, татар халкының күренекле улының батырлыгы, иҗаты һәм тормышы турында сөйләүче бу куелыш «Единая Россия» сәяси партиясенең «Культура малой Родины» проекты кысаларында тормышка ашырыла. Яңа куелыш өстендә режиссер Айдар Зарипов эшли.
Спектакльдә кичерәчәк вакыйгаларны һәм ул чорны яхшырак тою өчен, иҗади коллектив май ахырында Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында — шагыйрьнең кече ватанында урнашкан Муса Җәлилнең Халык мемориаль музеенда булып кайтты. Артистлар Муса Җәлил тормышы һәм батырлыгы тарихына чумдылар, шәхси әйберләрне, документларның күчермәләрен һәм атаклы «Моабит дәфтәрләре» күчермәсен карадылар. Әлеге сәяхәт аларга спектакль атмосферасына кереп китәргә юл ачты
Бу көннәрдә исә куелышның декорацияләре, костюмнар эшләнә башлады. Спектакльнең рәссамы Алина Алимова артистлар, театрның сәнгать цехы белән очрашты. Алина Алимова – танылган театр рәссамы. Ул А.П. Чехов исемендәге МХАТ каршындагы Владимир Немирович-Данченко исемендәге мәктәп-студияне тәмамлаган, Армен Джигарханян җитәкчелегендәге Театрның баш рәссамы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.