Бүген Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабан туе үз эшен башлап җибәрде. Бу чарага Россиянең 32 төбәгеннән һәм Казахстанның 4 өлкәсеннән кунаклар һәм катнашучылар җыелды.
Түбән Камадан Радмир Беляев җитәкчелегендәге делегация Омскига XXVI федераль Сабантуйга килде. Алар – бәйрәмне оештыручыларның берсе.
Нәкъ менә хәзерге минутларда Түбән Кама уңганнары үз мәйданчыкларында үзешчәннәр катнашында дәртле концерт программасын башлап җибәрде.
Түбән Камалылар үзләренең ишегалдында милли уеннар да оештыра. Төрле сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәре һәм милли ризыклары бәйрәм кунакларына тәкъдим ителә.






