25 июль көнне Түбән Новгородта да сабан туе узды. Ул шулай ук Халыклар бердәмлеге
елына багышланган иде һәм тарихи урынында – шәһәрнең 1 Май исемендәге паркында
оештырылды. Милли бәйрәмнең төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ һәм
шәһәрнең җирле милли-мәдәни автономияләре.
Сабантуйның рәсми өлеше башланганчы, хөрмәтле кунакларны Канавин районы
администрациясе кабул итте һәм чәй табыны артында бик җылы аралашу булды. Аннары
делегация сабантуй мәйданына юл тотып, милли күргәзмәләр, мәдәни, хәрби-патриотик,
спорт мәйданчыклары белән танышты, халык белән аралашты. Төп сәхнә алдында
оештырылган матур, тирән эчтәлекле прологтан соң, бәйрәмне ачу тантанасы башланды.
Аңа хәер-фатиханы өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт
Салахетдинов бирде. Күп кенә дәрәҗәле кунаклар – эчке региональ һәм муниципаль сәясәт
министры урынбасары Тимур Белинский, өлкә губернаторы киңәшчесе Сергей Горин,
шәһәрнең Канавин районы башлыгының беренче урынбасары Александр Вовненко,
Татарстанның Апас районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, өлкәнең җәмгый
палата әгъзасы Валерий Камальдинов, Сергач округы җитәкчесе Олег Радаев һәм
башкалар бар иде. Кайберләре бәйрәм белән котлап, күңелле ял теләделәр. Әлбәттә,
автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов та
җылы котлау-теләкләрен җиткерделәр, бүләкләүләр дә булды.
Сабан туе 12.00 сәгатьтән алып, 19.00 сәгатькә кадәр гөрләде, олысы-кечесе рәхәтләнеп ял
итте. Балалар өчен милли уеннар, конкурслар, мастер-класслар, спорт ярышлары
оештырылды һәм алар барысында да бик теләп катнашты.
Өлкәнең Сергач, Спас, Пильна, Кнәген, Володар, Воскресенск округлары катнашты.
Аларның шатерлары матур итеп бизәлгән, милли аш-су күргәзмәләре искиткеч иде.
Татарстанның Апас районы сабан туеның бизәге булды. Алар, һәрвакыттагыча, милли
гореф-гадәтләрне, кул эшләрен, мәдәни мирасны күрсәтте, милли уеннар уйнатты, мәдәни
программалары бай иде.
Күп милләтле күргәзмә зонасында өлкәнең бүтән милли оешмалары, шул исәптән чуаш
милли-мәдәни автономиясе дә бар иде.
Төп сәхнәдә көне буе бай концерт программасы барды. Анда үзешчәннәр дә,
профессиональ артистлар да катнашты. Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Радик Яруллин чыгышы кайнар алкышларга күмелде.
Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фаттахов юллаган Татарстанның атказанган
артистлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның чыгышлары барча халык өчен
матур бүләк булды. Үзешчәннәр дә матур чыгышлары белән шатландырды. Барлык
чыгышларны тамашачы җылы кабул итте, үзләре дә җырлап, биеп күңел ачты.
Хәрби-патриотик мәйданчык, һәрвакыттагыча, зур кызыксыну тудырды. Анда тематик
экспозиция урын алган иде, патриотик җырлар яңгырап торды. Кунаклар хәрби киемнәр,
атрибутика белән танышты, СВОда катнашучыларның, во- лонтерларның сөйләгәнен
тыңлады. Шулай ук ятьмә үрү, хәрбиләргә хат язу мөмкинлеге тудырылган, гуманитар
ярдәм җыю оештырылган иде.
Милли көрәш ике юнәлештә оештырылды – үзебезнең традицион мишәр һәм классик
Казан стилендә. Келәмдә яшүсмерләр дә, ир-егетләр дә бил алышты, ярышларны башлап
җибәрү тантанасында хөрмәтле кунаклар делегациясе дә катнашып, көрәшчеләргә
уңышлар теләде.
Барлык категорияләрдә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар Дипломнар,
медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Абсолют батыр исемен Владимир
өлкәсеннән Кирилл Коломиец яулады һәм аңа традицион бүләк – кучкар тапшырылды.
Тулаем алганда, милли бәйрәмебез зур оешканлык белән, бик күркәм узды, халык
рәхәтләнеп ял итте.
Сабан туен әзерләүгә, уздыруга үз өлешен керткән һәркемгә – шәһәр һәм Канавин районы
администрацияләренә, Татарстан хөкүмәтенә, аның Апас районына, БТКга, өлкәнең
татарлар компакт яшәгән округ администрацияләренә, җәмгый оешмаларга, эшлекле
партнерларга, спонсорларга, алып баручыларга, волонтерларга һәм, әлбәттә, өлкә һәм
шәһәр милли-мәдәни автономияләренә зур рәхмәт.
Бердәм булганда гына шундый зур чараларны оештырып була, бердәмлектә безнең көч!
Динара ХАЛИЛОВА.
Түбән Новгород.


