tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түлешкә улларын җыйды
Түлешкә улларын җыйды

Түлешкә улларын җыйды

Шимбә көнне Олы  Шыңар авыл җирлегенә  кергән Түлешкәдә шундый исемдәге күңелле  чара  үткәрелде.

Хәзер инде биредә беркем дә  яшәми. Элек биредә тормыш кайнаганын ятим  йортлар  гына   сиздереп тора. Түлешкәдә Хәйруллиннар  20 елга якын үзләре генә гомер иткән. Мансур абый  ике  ел элек  вафат булгач, уллары Хаҗинур һәм Флорид Миңгәргә  күченә.

“Авыл көне”нә Түлешкәдә туып-үскәннәр  бердәм кайткан иде. Күрше  авыллардан  килүчеләр  дә байтак иде.  Иң элек “Зиләйлүк” ансамбле авыл буйлап  бирнә җыю йоласы  үткәрде. Түлешкәдә туганнар үзләренең    йорт урынына җыелып мәдәният  хезмәткәрләрен Сабантуй  бүләкләре  белән  каршы  алды. Бәйрәмне Резедә Шәрәфиева, Энҗе Шәймурзина җырлары  бизәде. Уеннарда олысы-кечесе катнашты. Сату рәтләре эшләде. Умартачы Марсель Мөхәммәтов  килүчеләрне баллы чәй белән  сыйлады.

“Авыл  көне”н  Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре Хәниф Тимербаев оештырды.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*