tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак
Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Татар иҗтимагый үзәге 2021 елның 27 февралендә «Спартак» халык иҗаты йортында Республикакүләм Кәрим Тинчурин исемендәге «Зәңгәр шәл» үзешчән театр коллективларының фестиваль-конкурсын уздыра.

Фестиваль татар телен саклап калу һәм үстерүгә, татар халкының милли мәдәниятен пропагандалауга, Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклауга, гомумроссия гражданлык патриотизмын һәм теләктәшлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Фестиваль Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Чараның максаты: Удмуртия Республикасында яшәүче татар халкының үзешчән театр сәнгатен үстерү.

Катнашу өчен театр коллективлары, татар үзешчән иҗат коллективлары татар драматургларының спектакльләре белән чакырылалар.

Яшь категориясе: 8 яшьтән 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән һәм өлкәнрәк.

Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча жюри коллективларның чыгышын бәяләргә һәм ике яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләргә тиеш. Шулай ук «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы балалар роле» номинацияләре буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

Илсур Миңнемуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*