Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Глазов районы Татар Парҗысы авылы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Удмуртиянең Глазов районы Татар Парҗысы авылы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Удмуртиянең Глазов районы Татар Парҗысы авылы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Удмуртиянең Глазов районы Татар Парҗысы авылы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Шунысы игътибарга лаек: мәчет 1906 елдан бирле бер көнгә дә ябылмаган. Аның ярымай белән бизәлгән биек манарасы һәркайдан күренеп тора, ә биредә көндәлек һәм бәйрәм намазлары үткәрелә.

Татар Парҗысында мәчет 1906 елда ачыла. Аны төзү өчен удмурт гаиләләрен күчерү кирәк була – мөселманнар аларга йорт салу өчен авылдан 1-2 чакырым ераклыкта иң яхшы җирләрен бирәләр. Мәчетне салуда уллары белән Глазов шәһәренең икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Арасланов акчалата ярдәм күрсәтә. Манараны эшләргә Әюп Сәфәр улы булыша.

Бәйрәмгә мактаулы кунаклар бик күп килде. Алар арасында Ижаудан Искәндәр Арсланов та бар — ул Татар Парҗысы авылында мәчет төзегән сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Араслановның оныгы.

Кичә мәчет эшенә зур өлеш керткән лаеклы затларга рәхмәт сүзләре күп әйтелде, бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*