tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак
Уфада Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

Уфада Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

2021 елның 17-18 мартында Башкортостан башкаласында «Евразия киңлегендә татар торак пунктлары: тарих һәм бүгенгесе” дип исемләнгән V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 200 делегат катнашыр дип көтелә.

Форум барышында секцияләрдә утырышлар һәм пленар утырышны үткәрү, шулай ук яңа китапларны тәкъдир итү, түгәрәк өстәл үткәрү, төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча фәнни-методик семинарны  уздыру планлаштырылган. Шулай ук  хәзерге татар төбәк тарихын өйрәнүнең мөһим проблемалары һәм мәсьәләләре (татар халкының милли-мәдәни мирасының уникаль объектларын өйрәнү, саклау, төзекләндерү һәм алардан файдалану, татар авылларының тарихын, хәзерге халәтен һәм үсеш перспективаларын өйрәнү, татар халкының атаклы якташларының тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, шулай ук Идел буе, Урал, Себер һәм тулаем Евразия төбәкләрендә татар төбәген өйрәнү, музей эше һәм этнотуризмыны үстерү мәсьәләләрен өйрәнү һ.б.) хакында фикер алышу  планлаштырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*