tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды
Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды

Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды

Бүген Уфаның Совет мәйданында 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовка күптән көтелгән һәйкәл ачылды.Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Уфаның Совет мәйданында тантаналы чара вакытында республиканың 20 мәктәбеннән 500 укучының «шәйморатчылар» га багышланып, ант бирү тантанасы узды.

Һәйкәл авторы, танылган Русия скульпторы Салават Щербаков әлеге мәһабәт монументаль һәйкәл  бөек тамырлар, уллар һәм кызларыбызның зирәклеге, батырлыклары, үткән тарих турында мәгълүмат бирә икәнен искәртеп үтте.

Төбәк җитәкчесе Радий Хабиров билгеләп үткәнчә, бу һәйкәл – генерал Миңнегали Шәйморатовның һәм 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең генә түгел, ә Ватаныбыз өчен сугышларда һәлак булганнарның барысының да исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән.

Один комментарий

  1. Идиатулла

    Фото самого памятника есть? :)

Фикер калдырырга Идиатулла Отмена

Обязательные поля отмечены *

*