tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үз эшен башлады
Уфада V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үз эшен башлады

Уфада V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үз эшен башлады

Бүген Башкортстан башкаласында “Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланды.

Ике көнлек Форум программасы үз эченә туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча фәнни-методик семинарны, Форум секцияләре эшен, пленар утырышны ала.

Форумның беренче көнендә исә Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләре галимнәре тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чараның модераторы булып ТР туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов торды. Биредә китап авторлары үзләре чыгыш ясады. Омск өлкәсеннән Наилә Галееваның Тайчы авылы турында хезмәте (“Тайчи. История таёжной деревни”) аеруча зур игътибарга лаек булды. Билгеле булганча, бүгенге көндә торак пунктта 500гә якын кеше яши. Авыл халкының барысы да татар телен камил белә. Автор белдергәнчә, китап туган як тарихы турында фәнни әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә туды.

Форумны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең урынбасары, Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камил Әбләзов финанслый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*