Ульяновск өлкә Иҗтимагый палатасының яңа составы эшкә кереште. Җитәкчесе итеп кабат танылган журналист Ирина Колоткова бертавыштан сайланды.
Иҗтимагый палата әгъзалары арасында милләттәшләребез – өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, Алсу Садретдинова, Гөлнара Рахматуллина, Марат Юсупов һб бар.
Ульяновскиның Тимерьюл районы татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамил Абитов палата рәисенең урынбасары итеп билгеләнде.
“Өмет” газетасы