tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Үрнәк татар гаиләсе-2021»​ ​ бәйгесе игълан ителде
Ульяновск өлкәсендә «Үрнәк татар гаиләсе-2021»​ ​ бәйгесе игълан ителде

Ульяновск өлкәсендә «Үрнәк татар гаиләсе-2021»​ ​ бәйгесе игълан ителде

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, ​ ​ Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск өлкә бүлекчәсе​ ​ «Үрнәк татар гаиләсе-2021»​ ​ дигән ​ традицион​ ​ бәйге​ ​ игълан итте.

Бәйгедә матур хезмәт юлы узып, балалар үстереп, ​ тату гаилә корып, 50, 55 һәм 60, 65 ел бергә гомер итүче​ ​ гаиләләр катнаша ала. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Конкурста катнашу шарты бик гади — «Өмет» газетасы редакциясенең электрон почтасына ([email protected]) яки «Татар гаиләсе» фондының электрон почтасына ([email protected]) гаиләнең фоторәсемен ​ ​ һәм ​ ​ юбиляр гаилә турында тулы мәгьлүмат җибәрергә кирәк.

Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителә.​ ​ Хатта үзегезнең телефон номерын күрсәтергә онытмагыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*