tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре оешмасы татарча диктант язарга чакыра
Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре оешмасы татарча диктант язарга чакыра

Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре оешмасы татарча диктант язарга чакыра

2023 елның 13-15 октябрендә “Татарча диктант” бөтендөнья белем тикшерү акциясе узачак. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Быел бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак.

Бүгенге көндә” Татарча диктант ” – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды.

Ульяновск өлкәсе әлегә акциягә кушыла. Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре оешмасы “Содружество” китапханәсендә 14 октябрь көнне,14.00дә татарча диактант язарга чакыра. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*