tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендәге мәчеткә ярымай урнаштырылды
Ульяновск шәһәрендәге мәчеткә ярымай урнаштырылды

Ульяновск шәһәрендәге мәчеткә ярымай урнаштырылды

Ульяновскиның Московское шоссе урамындагы 75 нче йортта җирле т  Шушы көннәрдә генә анда ремонт эшләре тәмамланды. Мәхәлләне рәсми рәвештә ачу тантанасы уңаеннан янкорма түбәсенә тәкбир әйтеп өч ярымай куйдылар.

Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы һәм мөселман мәхәлләсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов ислам мәдәният үзәген ачып җибәрү максатында 200 квадрат метрдан артык мәйданы булган бинаны бернинди түләүсез бирүләре өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозов белән шәһәр башлыгы Сергей Панчинга рәхмәтләрен юллады. Без район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов белән өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин ярдәменә таянып, барлык проблемаларны да уңай хәл итәбез, ә милләт җанлы бизнесменнарыбыз ремонт эшләренә хәләл малларыннан өлеш чыгардылар, диде Шәфикъ Хасият улы. Ә Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Шәфикъ Иматдинов белән автономия активистларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге ислам мәдәният үзәге халыкка, аеруча да яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия, белем бирү, традицион исламны җәелдерү, шулай ук хәйриячелек белән шөгыльләнер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар, дип ышанабыз, диде район башлыгы. Өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мәхәллә халкының тырышлыгына соклануын белдерде. Кыска гына вакытта, бер ел эчендә зур эш башкаргансыз – тулы канлы тормыш белән яшәүче мәчет ачып җибәргәнсез, хәзер инде биредә биш вакыт намаз уку, дин дәресләре оештыру бурычы тора, диде Илдар хаҗи. Мөфти белдерүенчә, халыкны мәхәлләгә тарту өчен актив эш алып барырга, төрле чаралар үткәрергә кирәк. Мәхәлләнең имамы Хасиятулла хәзрәт Ахметов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыганнан соң, чарада катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйтте, ә осталар ярымайларны урнаштырдылар. Хасиятулла хәзрәт ремонт эшләрен башкаруда ярдәм иткән эшмәкәрләргә һәм мәхәллә активистларына Рәхмәт хатлары да тапшырды. Фидакарь тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләренә лаек булучылар арасында төбәгебезнең танылган рәссамы Иршат Алмакаев та бар иде. Ул мәхәллә ачылган беренче көннән үк булышып йөри. Тынгысыз йөрәкле мөселман кардәшләребезне район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләделәр.

“Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә эшли башлаган мәхәлләбездә биш вакыт намаз уку, төрле очрашулар, дини мәҗлесләр үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Менә изге Рамазан аенда көн саен диярлек ифтарлар уздырырга ниятлибез. Авыз ачу мәҗлесләре оештырырга теләүчеләр исемлеге күптән әзер инде. Шулай ук дин дәресләренә йөрүчеләр саны да арта бара. Шушы көннәрдә генә хәләл ризыкларга заказлар кабул итү ноктасы булдырдык, азык-төлекне Казаннан һәм Шыгырдан авылыннан кайтартабыз”,- ди мәхәллә җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов.

Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагындагы ислам мәдәният үзәген рәсми рәвештә ачу тантанасы мәхәлләдә корбан мәҗлесе белән тәмамланды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*