Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Инде традициягә әйләнгән әлеге чарада “Сәгыйров укулары”нда һәм Ульяновск-Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Ульяновск өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән әдәбият сөюче укучыларга өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Язучылар берлегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов әдәби конкурсларда катнашучы балаларга, ана теле укытучыларына һәм әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.