ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Ура, Авылга!» проектында катнашучы балалар татарча биергә өйрәнделәр
«Ура, Авылга!» проектында катнашучы балалар татарча биергә өйрәнделәр

«Ура, Авылга!» проектында катнашучы балалар татарча биергә өйрәнделәр

«Ура, Авылга!» проекты кысаларында Саба районында ял итүче һәм татар мәдәнияте белән якыннанрак танышучы балалар өчен ” Татар халык җырлары һәм биюләре” мастер-классы үткәрелде.

Балалар татарча җырларга кушылып биергә өйрәнделәр, милли моңнарны тыңлап, аларның бай дөньясы белән таныштылар.  Бию буенча остаз Залия Фәнис кызы бию элементларын күрсәтте һәм аларны балаларга да өйрәтте.

«Ура, Авылга!» — Татарстан районнарында үткәрелә торган милли лагерь. Аның кысаларында балалар милли мохиттә тел, гореф-гадәтләр өйрәнәләр. Проектка Татарстанның 15 районы кушылды. Сменаларда балалар һәм яшүсмерләр татар, удмурт, чуаш һәм мари мәдәниятләре белән танышалар, мастер-классларда, экскурсияләрдә, традицион ярышларда һәм башка чараларда катнашалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*