Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музее төзелә
Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музее төзелә

Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музее төзелә

Бик күп күренекле татар галимнәренең һәм мәдәният эшлеклеләренең туган ягы булган Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музее төзелә.

Проект «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Музей булдыру идеясе белән Городище районының татар милли-мәдәни автономиясе чыккан.

Йорт-музей 1 нче мәктәп территориясендә урнашачак һәм тарихны белән заманча мәдәниятне берләштерәчәк.

Музейда авыл халкы һәм кунаклар буыннан-буынга тапшырыла торган рухи, мәдәни кыйммәтләр белән таныша алачак. Музейда күргәзмәләр, традицион һөнәрләр буенча остаханәләр, шулай ук яшьләрнең милли мирас белән кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән акцияләр үткәрү планлаштырыла.

«Проект тарихи ядкәр генә түгел, ә мәдәниятне өйрәнү өчен заманча киңлек тә булачак. Аны гамәлгә ашыру — татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклауда мөһим адым. Әлеге эшнең Россия халыклары бердәмлеге елындабашкарылуы аеруча сөенечле», — дип белдерәләр Городище районы администрациясендә.

Чыганак: riapo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*