tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уйнатты, җырлатты “Аулак өй”
Уйнатты, җырлатты “Аулак өй”

Уйнатты, җырлатты “Аулак өй”

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә узган “Аулак өй” кичәсендә төрле яшьтәге катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылып барган халык уеннарын искә алдылар.

Кунакларны милли киемдә хуҗабикә каршы алып “Аулак өй” йоласы турында сораулар бирде. Чараны оештыручы белгеч Розалия Корманалиева:”Безнең максатыбыз яшь буынны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру. “Аулак өй” кичәсенә килгән өлкәннәр, урта яшьтәгеләр дә онытылып барган татар халык уеннарында катнашып, хатирәләре белән уртаклашып, өйләренә кайтып балаларына, оныкларына бу чара турында сөйләрләр дип ышанабыз,”-диде.

Мәдәният үзәгенең залында җыр–моңнарыбызны яңгыраткан, бер-берсенең күңелләрен күтәргән “Аулак өй”гә килгән гармунчылар, җырчылар, лаеклы ялда булган милләтәшләребез катнаштылар. Баянда Азат Абдуллин, Мансур Моратов, Сәит Сәитов халкыбызның яраткан милли көйләрен уйнап апаларның күңелләрен дәртләндереп, илһам өстәп, аларны яшьлек елларына алып кайттылар. ”Йөзек салу”, “Наза”, “Каеш сугу”, “Тумбалак” һәм башка уеннарда кунаклар бик теләп катнаштылар. Күңелле, оешкан төстә узган чараны алып баручы элекке елларны “Аулак өй”ләр ничек үткәрелгәне турында сөйләде. ”Аулак өй”дә катнашучылар фикерләре, хатирәләре белән теләп уртаклаштылар. Мәдәният үзәгендә узган “Аулак өй” һәркемне уйнатты, җырлатты, биетте, кәефләрен күтәрде. Чара турында фикерләре белән уртаклашкан Сафура апа Тлеубакова, Флорида апа Марганова:”Аулак өй”ләр клублар булмаган чорларда оештырылган.

“Аулак өй” гә килүче яшь кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Безнең әби-бабайлар тәрбияле, инсафлы булганнар. Яшьләр тыйнак булсалар да, югалып калмаганнар, уеннарда катнашканнар, такмаклар җырлаганнар, җавап биргәннәр. Без “Аулак өй” кичәсендә яшьлек елларыбызны искә алдык, табышмаклар әйттек, уйнадык, гармун моңнарын тыңлап күңел ачтык. Яшьләр күбрәк катнашсыннар, тарихыбызны белсеннәр иде. Мондый кызыклы, кирәкле чараны оештыручыларга рәхмәтләребезне әйтәбез!”-дип сөйләделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*