Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Васил Шәйхразыев Абхазиядә узачак Сабантуй урынын карады
Васил Шәйхразыев Абхазиядә узачак Сабантуй урынын карады

Васил Шәйхразыев Абхазиядә узачак Сабантуй урынын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  эш сәфәре белән Абхазия Республикасында.

Милли Шура рәисе җитәкчелегендәге делегация Сухум шәһәренең Мөхәҗирләр яр буенда узачак Сабантуй урынына бардылар. Биредә бәйрәм үтәчәк мәйданчыкларны карадылар, төп чаралар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа өчен билгеләнгән урыннар белән таныштылар.

Белешмә: Иртәгә, 3 июль көнне, Абхазия Республикасының башкаласы — Сухум шәһәренең Мөхәҗирләр яр буенда Сабантуй узачак. Бәйрәмне Татарстан Республикасы һәм Абхазия Хөкүмәтләре бергәләшеп оештыра.

Абхазия Сабан туе рәсми делегацияләр катнашында узачак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Абхазия Президенты Бадра Гунбаның катнашуы көтелә.

Сабантуй өчен махсус мәдәни корылмалар ясалган. Яр буенда агачтан эшләнгән татар йорты һәм мәчет төзелгән. Шулай ук татар халкы тарихына, көнкүрешенә һәм мәдәни мирасына багышланган тематик павильоннар да булачак.

Бай һәм кызыклы программа милли җыр-биюләр, уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барачак. Кунаклар татар халкының милли ризыкларын татып карый, традицион уеннарда катнаша алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*