ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазиягә китте
Васил Шәйхразыев Абхазиягә китте

Васил Шәйхразыев Абхазиягә китте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш визиты белән Абхазиягә китте.

Сәфәр Сухумда узачак Сабан туена әзерлек белән бәйле. Бәйрәм 3 июльдә Мөхәҗирләр яр буенда узачак. Бәйрәмне Татарстан Республикасы һәм Абхазия Хөкүмәтләре бергәләшеп оештыра

Татарстан ягыннан бәйрәмне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы билгеләнгән.

Абхазия Сабан туе рәсми делегацияләр катнашында узачак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Абхазия Президенты Бадра Гунбаның катнашуы көтелә.

Сабантуй өчен махсус мәдәни корылмалар ясалган. Яр буенда агачтан эшләнгән татар йорты һәм мәчет төзелгән. Шулай ук татар халкы тарихына, көнкүрешенә һәм мәдәни мирасына багышланган тематик павильоннар да булачак.

Шулай ук спорт һәм милли уеннар да узачак. Сабантуй кунаклары өчен традицион ярышлар, балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук билбау көрәше буенча халыкара турнир оештырылачак.

Зур концерт программасы планлаштырыла. Татарстаннан иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Алар милли музыка, биюләр һәм фольклорның якты палитрасын тәкъдим итәчәк.

Барлык теләүчеләр өчен татар чәе белән 300 литрлы самовар һәм 1200 литрлы зур казанда (4000 порция) хуш исле бәрән шулпасы әзерләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*