Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Васил Шәйхразыев актив ватандашларыбызны бүләкләде
Васил Шәйхразыев актив ватандашларыбызны бүләкләде

Васил Шәйхразыев актив ватандашларыбызны бүләкләде

Бүген XXVI Федераль Сабантуй кысаларында Омск филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза. Кичәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясап, Омск өлкәсе губернаторына, оештыручыларга бәйрәмне кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Васил Габтелгаяз улы  татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән ватандашларыбызны бүләкләде.

Омск шәһәре «Ибир» татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Асия Нәзыйрова, Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Сийятин Чумаров,  Омск өлкәсе «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сәкирә Агабекова, «Омск өлкәсе татар конгрессы» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Элеонора Мөхәммәтшина, Омск өлкәсе «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Наилә Сакиева, Омск шәһәре «Ибир» татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Газизә Кармышакова, Омск өлкәсе «Иртыш» татар милли – мәдәни үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Әсхәт Сәитов,  «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле солисты Ямилә Жижевская Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Омск өлкәсе «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Динислам Сиганов, Омск өлкәсе Большеречье районы Үләнкүл авылы «Наза» ансамбленең шәрәфле җитәкчесе Людмила Бәширова, Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни  мохтарияте әгъзасы Диләрә Солтанова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия булдылар.

Мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Омск шәһәре «Идел» татар җыры халык ансамбле концертмейстеры Флорис Сәхиповка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Шулай ук Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник та активистларны бүләкләде. Ул үз чыгышында Сабантуйның Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына туры килүен билгеләп үтте һәм барысын да иртәгә узачак XXVI Федерераль Сабантуйның төп тантаналарына чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*