Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдәге эш сәфәре барышында Федераль техник көйләү һәм метрология агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.
Очрашу вакытында яклар 2026 елның октябрь аенда Казан шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль ассамблеясен оештыру һәм уздыру буенча бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Васил Шәйхразыев һәм Антон Шалаев халыкара форумга әзерлек буенча оештыру комитетының эшчәнлеген, катнашучы илләр делегацияләрен каршы алу тәртибен һәм чараның программасын тикшерделәр.