tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бахчасарай районының мөстәкыйль административ берәмлек буларак оешуына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты
Васил Шәйхразыев Бахчасарай районының мөстәкыйль административ берәмлек буларак оешуына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты

Васил Шәйхразыев Бахчасарай районының мөстәкыйль административ берәмлек буларак оешуына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты

Бүген, 13 октябрь, Кырым Республикасы Бахчасарай районының мөстәкыйль административ берәмлек буларак оешуына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бакчасарай районы башлыгы Людмила Пучкова катнашты.

Васил Шәйхразыев бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

-Татарстан Республикасы һәм Бакчасарай районы тарихи тамырлар, рухи традицияләр, күптәнге икътисадый, сәяси һәм мәдәни мөнәсәбәтләр белән үзара тыгыз бәйләнгән. Бәйрәм уңаеннан һәммәгезне чын күңелдән котлыйм, Бакчасарай районының һәм бөтен Россиянең иминлеге, тотрыклыгы һәм алгырышы хакына киләчәктә дә игелекле хезмәт итү өчен нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм бәрәкәтле көч телим!, – диде Милли Шура рәисе.

Бакчасарай районы башлыгы Людмила Пучкова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевка Бакчасарай районының 100 еллыгы уңаеннан истәлек медальләрен тапшырды.

Тантаналы чара концерт программасы белән үрелеп бара.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*