17 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чувашия Республикасына бара.
Биредә ул Шыгырдан авылының “Мөслимә” мәчетендә музей ачу тантанасында катнашачак. Чувашия Республикасында шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау тантанасы узачак.