Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Алхәбәр / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәренә бара.

Биредә Сабантуй уздыру мәйданчыгын карау, әзерлек барышын тикшерү, милли бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздыру каралган. Анда бәйрәм программасы, әзерлек мәсьәләләре буенча сөйләшүләр, фикер алышулар көтелә.

Шулай ук сәфәр программасына бөек шагыйрь Габдулла Тукай бюстын ачу тантанасында катнашу кертелгән. Петропавловскидагы борынгы “Дин-Мөхәммәд” мәчетендә, Магжан Жумабаев Үзәгендә булу каралган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Гауез Нурмухамбетов белән очрашуы күзаллана. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Петропавловскида узачак Республика Сабантуенда катнашачаклар.

Белешмә: Петропавловск шәһәрендә быел Казахстанның Республикакүләм Сабантуе оештырылачак. Бәйрәм 25-26 июльдә узачак.  Анда Казахстанның барлык өлкәләреннән дә милләттәшләребез катнашыр дип көтелә. Татарстаннан әлеге Сабантуйны үткәрү өчен җаваплы итеп Минзәлә районы билгеләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*