Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә бара.
Биредә Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук визит кысаларында Омск шәһәрендә узачак XXVI Федераль Сабантуй уздыру мәйданчыгын карау, әзерлек барышын тикшерү, милли бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздыру каралган. Шулай ук сәфәр программасына Советлар Союзы Герое һәм шагыйрь Муса Җәлил бюсты куелачак урын белән танышу кертелгән. Шулай ук Васил Шәйхразыевның XXVI Федераль Сабантуйда катнашуы көтелә.
Белешмә: 17-18 июльдә Омскида XXVI Федераль Сабантуй узачак. Россиянең һәм Казахстанның 30 субъектыннан делегацияләр катнашыр дип көтелә.
Иң зур делегация – 500 ләп кеше Татарстаннан булачак. Омскига Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.
Программада: ат чабышлары, Татарстан һәм Омск өлкәсе артистлары чыгышлары, гала-концерт, милли көрәш бәйгесе, һөнәрчелек ярминкәләре һәм мастер-класслар. Шул ук көнне Федераль Сабантуй символы – канатлы ат Тулпарны Томскига тапшырачаклар. Киләсе бәйрәм Томск җирендә узачак.
“Яшел утрау” мәдәният һәм ял паркында кунаклар өчен «Осталар шәһәре» урнаштырыла: күнчеләрнең, тимерчеләрнең һәм агачтан уеп ясаучыларның эшен күзәтергә, үзенчәлекле әйберләр һәм милли киемнәр сатып алырга, шулай ук өчпочмак һәм чәкчәк әзерләү серләренә төшенергә мөмкин булачак. Моннан тыш, аркан тартышу, баганага менү, көянтә белән йөгерү һәм бүрәнәдә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары да планлаштырылган.
Җиңү Паркында Советлар Союзы Герое һәм шагыйрь Муса Җәлилгә бюст-һәйкәл ачу планлаштырыла. Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган.