Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны һәм Сабантуйда катнашачак сәнгать осталарын Омск өлкәсе Губернаторы урынбасары И.А.Колесник, Омск өлкәсе Мәдәният министры Ю.В.Трофимов, Татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре каршы алды.
Биредә эш сәфәре кысаларында Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук Омск шәһәрендә узачак XXVI Федераль Сабантуй уздыру мәйданчыгын карау, әзерлек барышын тикшерү, милли бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздыру каралган. Шулай ук сәфәр программасына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты куелачак урын белән танышу кертелгән. Шулай ук Васил Шәйхразыевның XXVI Федераль Сабантуйда катнашуы көтелә.
Белешмә: 17-18 июльдә Омскида XXVI Федераль Сабантуй узачак. Россиянең һәм Казахстанның 30 субъектыннан делегацияләр катнашыр дип көтелә.
Иң зур делегация Татарстаннан булачак. Омскига Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 дән артык кеше киләчәк.
Программада: ат чабышлары, Татарстан һәм Омск өлкәсе артистлары чыгышлары, гала-концерт, милли көрәш бәйгесе, һөнәрчелек ярминкәләре һәм мастер-класслар. Шул ук көнне Федераль Сабантуй символы – канатлы ат Тулпарны Томскига тапшырачаклар. Киләсе бәйрәм Томск җирендә узачак.
“Яшел утрау” мәдәният һәм ял паркында кунаклар өчен «Осталар шәһәре» урнаштырыла: күнчеләрнең, тимерчеләрнең һәм агачтан уеп ясаучыларның эшен күзәтергә, үзенчәлекле әйберләр һәм милли киемнәр сатып алырга, шулай ук өчпочмак һәм чәкчәк әзерләү серләренә төшенергә мөмкин булачак. Моннан тыш, аркан тартышу, баганага менү, көянтә белән йөгерү һәм бүрәнәдә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары да планлаштырылган.
Җиңү Паркында Советлар Союзы Герое һәм танылган шагыйрь Муса Җәлилгә бюст-һәйкәл ачу планлаштырыла. Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган.



