ТАТРУСENG
Баш бит / Алхәбәр / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә бара.

Милли Шура рәисен Томск шәһәре татарларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Наил Мәҗитов,  «Татар мәдәнияте үзәге» Өлкә дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шамил Халитов каршы алачак.

Биредә Томск өлкәсе Губернаторы Владимир Мазур белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук 2027 елда Томск шәһәрендә XXVII федераль Сабантуй уздыру мәйданчыгын карау, Сабантуйга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздыру, Татар мәдәнияте үзәгендә һәм Өлкә филармониясендә булу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*