ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде

Бүген, 7 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде.

Милли Шура рәисен Томск өлкәсе Хөкүмәтенең эчке сәясәт һәм социаль коммуникацияләр департаменты начальнигы Егор Тимофеев, Томск шәһәре татарларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Наил Мәҗитов,  «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономия мәдәният учреждениесе директоры Шамил Халитов каршы алды.

Визит кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә һәм 2027 елда Томск шәһәрендә XXVII Федераль Сабантуйны уздыруга әзерләнүгә юнәлдерелгән берничә очрашу һәм чаралар планлаштырылган.

Сәфәр программасына Татар мәдәнияте үзәгендә, Өлкә филармониясендә булу, Сабантуй уздыру мәйданчыкларын карау, Томск өлкәсе губернаторы белән рәсми очрашу, оештыру комитеты утырышы кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*