Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә барачак.
Сәфәр кысаларында эшлекле сөйләшүләр, шулай ук башкала татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар узачак.
Очрашулар вакытында уртак проектлар кысаларында хезмәттәшлек итү, республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтү, татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре күтәреләчәк.