tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Бүген, 2021 елның 18 февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чара татар халкының гамәл  стратегиясен тормышка ашыру кысаларында узды.

Милләттәшләрне сәламләп, Васил Шәйхразыев татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән округ утырышлары хакында сөйләде. «Икенче ел рәттән безнең очрашулар Оренбургта уза, биредә 150дән артык татар яши. Безгә сезнең һәркайсыгыз кадерле», – диде Шәйхразыев.

Спикер ассызыклаганча, мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк: “Узган ел катлаулы иде. Ләкин бу безгә яңа мөмкинлекләр ача торган этәргеч булды. Бүген без эшне онлайн форматта алып бара алабыз”.

Очрашуның төп мәсьәләсе булып “Татарлар: гамәл стратегиясе” торды. В.Г. Шәйхразыев әйтүенчә, һәр татар кешесенең әлеге документка нигезләнеп эш итүе мөһим. «Без бердәмлек үрнәге булырга тиеш”, – дип өстәде Милли Шура рәисе.

В.Г. Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елга эш планы хакында да сөйләде, аерым алганда, алда торган чараларның даталарын атады. 2021 елның 3-4 июнендә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. 19нчы июньдә Түбән Вартовскида Федераль Сабантуй узуы көтелә, Казанда исә бәйрәм 3нче июль көнне үткәреләчәк.  Бөтенроссия авыл Сабантуе 3нче июльгә Мөслимдә планлаштырылган.

Шушы көннәрдә узган Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру да игътибардан читтә калмады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның августында гамәлгә куелган премия җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларга ике елга бер тапкыр тапшырыла. Быел премиягә 3 артист лаек булды. Премияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев тапшырды.

Чара ахырында Оренбург татар милли-мәдәни автономиясенә ике ансамбльгә милли костюмнар сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*