Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Васил Шәйхразыев Мәскәүдә «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мәскәүдә «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мәскәүдә «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.

Очрашу барышында җитештерүнең ислам стандартларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын һәм Россия җитештерүчеләренең чит ил базарларына чыгу  мөмкинлекләрен тикшерделәр.

Шулай ук яклар «Хәләл» продукцияне Россиядә һәм чит илләрдә үстерү турында сөйләштеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде һәм кулланучыларга хәләл продукция турында мәгълүмат җиткерү юнәлешендә уртак эшне көчәйтү кирәклеге турында килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*