tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәген төзекләндерү эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәген төзекләндерү эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәген төзекләндерү эшләре белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кысаларында, булачак Татар мәдәни үзәге бинасында төзекләндерү эшләре белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан Татар милли-мәдәни автономиясе өчен бина бүлеп бирелгән иде. Ул шәһәр үзәгендә урнашкан. Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  Ренат Вәлиуллин һәм Санкт-Петербург шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркаев белән бергә бинаны карадылар, төзекләндерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Биредә Татар мәдәни үзәге эшли башлаячак дип планлаштырыла. Мәдәни үзәктә эшчәнлек төрле юнәлешләр буенча оештырылачак: белем бирү, вокал, хореография, музей һәм китапханә эше һ.б. Оешма әлеге төбәктә яшәүче татарларны җәлеп итү үзәге булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*