tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар активы белән очрашты

Бүген Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Чара Санкт-Петербургның Милләтләр йортында узды.

Татар активы белән очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Р. Н. Вәлиуллин, “Санкт-Петербург милләтләр йорты” директоры В. А. Николаев, Архангельск, Ленинград, Мурманск өлкәләре, Коми Республикасы, Ненец автоном округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашудагы катнашучыларны видеоконференция элемтәсе режимында «Россия халыклары йорты» директоры А.Н.Березин да сәламләде.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында 2018 елдан башлап, милләттәшләр белән очрашулар Россия Федерациясе федераль округларының төрле шәһәрләрендә һәм районнарында ел саен уздырылуын, быел бу очрашулар “Татарлар: гамәл стратегиясе”документын тормышка ашыру кысаларында оештырылуын билгеләп үтте. Алга таба Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елда булачак зур чаралар белән таныштырды, шулай ук  ул киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилее булачагын да әйтеп узды.

Очрашуда 2020 ел өчен хисап белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, «Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Р. М. Яркәев, Ленинград өлкәсе Тосна районының “Изге Юл” Татар җәмгыяте рәисе И. Г. Кутуев, Мурманск өлкәсенең “Якташ” региональ татар иҗтимагый оешмасы рәисе Р. Ф. Биккиняев чыгыш ясады.

Очрашу барышында милләттәшләребез Васил Шәйхразыевка үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр һәм Татарстан тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*