tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Варта шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

2007 елда Түбән Варта шәһәрендә “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә Муса Җәлил һәйкәле ачылган иде. Монументның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүд Гасыймов. Әлеге һәйкәл –  бөек талант, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыкның символы.  Һәйкәлнең мәрмәр плитәләрендә шагыйрьнең ант сүзләре язылган:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*