ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә булачак XXVII Федераль Сабантуй мәйданчыгын карады
Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә булачак XXVII Федераль Сабантуй мәйданчыгын карады

Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә булачак XXVII Федераль Сабантуй мәйданчыгын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Томск шәһәрендә булачак XXVII Федераль Сабантуй мәйданчыгын карады. 2027 елда татар халкының төп бәйрәме Томск өлкәсе башкаласында узачак. Быел шәһәр җитәкчелеге Омск өлкәсеннән эстафетаны кабул итеп алачаклар.
Томскидан соң 2028нче елда Федераль Сабантуй Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә узар дип көтелә.

Бүген Татарстан делегациясе Губернатор кварталында булды. Анда бәйрәмнең төп мәйданчыгы булачак. Локацияне сайлау аның транспорт ягыннан уңайлы булуы, матур җирдә урнашуы белән бәйле. Шулай ук ул меңләгән кешене сыйдыра ала торган мәйда. Биредә традицион күңел ачулар өчен дә, «көрәш» милли көрәше буенча ярышлар үткәрү өчен дә, һөнәрчеләр ярминкәсе өчен дә урын җитәчәк.

Булачак бәйрәм мәйданчыгын карап чыкканнан соң, Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Өлкә филармониясенә юнәлде. Анда җитәкчелек белән эшлекле очрашу узды. Сөйләшүләрнең төп темасы — федераль бәйрәмнең мәдәни программасы һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләренең зур концертына әзерлек. Кунаклар сәхнәнең техник мөмкинлекләрен, логистиканы тикшерделәр.

Очрашудан соң Татарстан делегациясе XXVII Федераль Сабантуйның оештыру комитеты утырышына юнәлде.  Анда бәйрәмгә әзерлек планы расланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*