tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк мәчетләрнең берсендә дога кылды
Васил Шәйхразыев Төньяк мәчетләрнең берсендә дога кылды

Васил Шәйхразыев Төньяк мәчетләрнең берсендә дога кылды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасында. Биредә ул Якутскның Җәмигъ мәчетен карап чыкты. Татарстаннан килгән кунакларны Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар оешмасы рәисе И.Н. Хәлилов озатып йөрде.

Мәчет 2000 елда ук эшли башлады, тантаналы ачылышы исә 2005 елның 23 сентябрендә генә булды. Бүгенге көндә аның каршында якшәмбе мәктәбе эшләп килә.

2016 елның августында мәчетнең мәйданы ике тапкырга артты — бинаның икенче ике катлы корпусы төзелде. Төзелеш эшләре 2011 елда башланды. Хәзерге вакытта фасад эшләре тулысынча тәмамланган.

Җомга көннәрендә 500гә якын кеше мәчеткә килеп гыйбадәт кыла, бәйрәм көннәрендә кеше саны 1000гә җитә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*