tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXIV Федераль Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев XXIV Федераль Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев XXIV Федераль Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мари Эл Республикасына килде.

Биредә Милли Шурасы рәисе XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Шулай ук Милли Шура рәисе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.

XXIV Федераль Сабан туе Медведево районында урнашкан ипподромда узачак. Анда ат чабышлары уздыру, күпләп халыкны кабул итү өчен шартлар бар. Медведево ипподромның гомуми мәйданы 165 мең кв.м. Ул Йошкар-Оладан 3 км ераклыкта урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*