tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватан сакчыларын онытмыйбыз
Ватан сакчыларын онытмыйбыз

Ватан сакчыларын онытмыйбыз

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләнеп үтелә. Бу – хезмәтчән вази­фаларын үтәгәндә, сугышчан хәрәкәтләрдә илебезнең бәйсезлеген яклаганда һәлак булганнарны искә алу, алар­ны онытмау өчен булдырылган дата.

Түбән Новгород өлкәсендәге “Сергачский” муниципальара полиция бүлегенең Ветеран­нар советы рәисе Василий Козлов белән быел да татар авылларында җирләнгән каһарманнарның каберләренә барып, зыярәт кылдык. Кызганычка, бер ел эчендә мәрхүм булган Ватан сакчы­лары саны өчкә артты.

1 декабрь, җомга көнне полиция бүлегенең участковые, өлкән лейтенант Евгений Ко­ромыслов белән бергә без Камка-Грибан-Шөбиле-Кочко-Пожар-Анды маршруты буен­ча юлга кузгалдык.

Камкада Әфган сугышы батыры, 1985 елның 21 декабрендә һәлак булган Марс Мангушев җирләнгән. Марс Аделша улының якты истәлегенә һәр ел диярлек җирле мәктәп ба­засында районара спартакиада оештырыла.

Грибан халкы күптән түгел СВО герое Ма­рат Салькин белән хушлашты.

Шөбиледә Хаммәт Жиһаншин күмелгән. Ул Мәскәүдә эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә, 1995 елның 6 гыйнваренда куркыныч жинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак була. Аның каберенә безнең белән мәрхүмнең ир туганы Шамилнең улы Руслан да барды.

СВОда Ватаныбыз ихтыяҗын яклаганда агымдагы ел башында вафат булган Марат Хөсәиновның мәңгелек урыны Кочко-Пожар зиратында.

Маршрутыбызның соңгы ноктасы Анды булды – авылның Заречная өлешендәге каберлекләрендә тагын бер СВО герое Рөстәм Сынгизов җирләнгән.

Әлеге гамәлгә бу авылларның имамна­ры Равил хәзрәт Какушкин (Камка), Ре­нат хәзрәт Хәмзин (Грибан), Абдулкадыйр хәзрәт Идрисов (Шөбиле), Дамир хәзрәт Юнысов (Кочко-Пожар) һәм Рафик хәзрәт Диянов (Анды) та бик теләп кушылды, мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укы­ды.

Василий Александрович барысына да рәхмәтләрен белдерде һәм Сергачның Ключево мәдәният йортында бу истәлекле дата уңаеннан оештырылачак искә алу ча­расына чакырды.

Геройлар турында хәтер безнең йө-рәкләрдә мәңге яшәячәк! Ватаннары өчен башларын салган хәрбиләрнең мәңгелек урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәт бакчала­рыннан әйләсен иде.

Илнар САДЕКОВ.

Фотода: Р.Диянов һәм В.Козлов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*