tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ватаным Татарстан” һәм Диния Нәзарәте “Безнең авыл имамы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
“Ватаным Татарстан” һәм Диния Нәзарәте “Безнең авыл имамы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

“Ватаным Татарстан” һәм Диния Нәзарәте “Безнең авыл имамы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген, мөхәррәм аеның 14 нче көнендә (12 августта), Казанда «Безнең авыл имамы» бәйгесенә тантаналы рәвештә йомгак ясалды. Әлеге бәйге 2022 нче елның март аенда «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан Татарстан мөфтияте белән берлектә игълан ителгән иде. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Бәйге барышында «Ватаным Татарстан» газетасында җирлектәге имамнар, аларның күркәм хезмәтләре турында кырыкка якын язма дөнья күрде. Хатларның күпчелеге – Буа, Мамадыш, Арча, Питрәч районнары укучыларыннан.

Бүген тантанада бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов бүләкләде. Ул бәйгене оештырганнары һәм дин темасын яктыртканнары өчен «Ватаным Татарстан» газетасы җитәкчелегенә, авыл имамнарының  эшләренә игътибар биргәне өчен язма авторларына рәхмәт белдерде, бәйгенең дәвамлы булуын теләде.

– Әлбәттә, имам вазифасы – ул бөек, олуг, җаваплы вазифалардан. Совет чорларында да бабайларыбыз, әбиләребез, Ислам динен, гәүһәр ташы сыман кадерләп саклап, безгә аны тапшырып кала алдылар, Аллаһка шөкер. Аларга Аллаһның рәхмәте яусын. Дөньялыктан бакыйлыкка күчкән имамнарыбызга, абыстайларыбызга Аллаһ Үзенең рәхмәтен салып, рухларын шат әйләсә иде. Имам – олуг вазифа. Имам дигән сүзнең гарәп теленнән карасак, ул алда басып торучы дигәнне аңлата. Бөтен яктан: намазда да, тормышта да, мөгамәләдә дә, мөнәсәбәттә дә. Аллаһның биргәненә шөкер: Татарстаныбыз авылларында да тырыш, әдәпле, белемле имамнарыбыз шактый һәм алар динебез, милләтебез өчен олуг эш алып баралар.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова редакциянең шундый үрнәкләрне – талантлы имамнарны күрсәтәсе килүен һәм шуннан күреп, башка авыллар да шуңа омтылсыннар иде дигән теләкләре булуын һәм үз максатларына ирешүен хәбәр итте.

Г.Сабирова яңа гына Бөтендөнья татар конгрессы корылтае узуын һәм анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәчетләрнең, дин үзәкләре булудан тыш, тел өйрәтү үзәкләре дә булырга тиешлеген искә төшерде. “Ватаным Татарстан гел тел сагында булды. Шуңа күрә без темага юкка гына алынмадык. Без бүген авылларның, гомумән, телнең дә сакчысы дин икәнлеген беләбез. Соңгы елларда Диния нәзарәтенең төп эшчәнлегенең берсе – мәчетләрдә телгә өйрәтү. Без бәйгегә килгән язмалардан хәзрәтләребезнең, авылдагы имамнарның тел өйрәтү белән бик нык шөгыльләнгәннәрен, балалар өчен лагерьлар уздырганнарын күрдек. Язмаларны бик сөенеп укыдык, чөнки чынлап та шундый көчле имамнар бар: алар бөтен авылны, мәхәлләләрне җыеп торалар һәм авыл үсешенә үзләреннән бик зур өлеш кертәләр. Без моны Балтач районыннан Җәлил хәзрәт мисалында да беләбез”, – диде баш мөхәррир.

Ул үз чыгышында “Авыл имамы” бәйгесен оештыруда зур өлеш керткән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм тумышы белән Яшел Үзән районы Бакырчы авылыннан булган, хәзер Себердә гомер итүче Әлфия Бәхтияровага рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге ханым бәйгене үзенең әти-әнисе һәм коронавирустан үлеп киткән ике абыйсы рухына багышлаган.

Җиңүчеләрнең барысына да Татарстан мөфтияте Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 еллык уңаеннан бастырып чыгарган Коръәннең репринт “Казан басмасы” бүләк ителде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстанның Диния нәзарәтенең махсус премиясенә исә Буа районыннан Иске Суыксу авылы имамы турында язган Әлфинур Йосыпова лаек булды. Ул 10 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде.

Калган урыннар түбәндәгечә:

1 нче урын – Арча районы Урта Сәрдә авылы имамы Нәкыйф Вәлиуллин турындагы «Бала күңеленә ачкыч» язмасы, Илмира Салихҗанова (Казан);

2 нче урын – Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтенең Зирекле авылы мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов турында «Зирекленең зирәк кешесе» язмасы, Мәймүнә Хәйретдинова (Яңа Чишмә).

Жюри карары белән, 3 нче урын өч авторга бирелде. Алар барысы да 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

– Кукмара районының Туеш мәчете икенче имамы Райнур хәзрәт Газизов турындагы «Бәхет юлы» язмасы, Лилия Нургалиева (Кукмара)

– Питрәч районы Шәле авылы имамы Тимур хәзрәт Латыйпов турында «Универсал» язмасы, Ләйлә Хәйруллина (Питрәч, Шәле)

– Буа районы Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин турындагы «Исеме үк зиннәтле» язмасы, Рәшит Хәбибуллин (Буа, Килдураз).

Бәйгедә иң яшь катнашучы Буа районы Татар Аксуы авылыннан 15 яшьлек Ләйлә Зарипова булды. Имамны яшьләргә юл күрсәтүче, авылны яшәтүче дип язган яшь укучы рәхмәт хатына лаек булды. Шундый ук рәхмәт хаты белән иң өлкән катнашучы – Әлмәт районы Елховой авылыннан Тәлгать Сәлахов та бүләкләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*