tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы старт алды
VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы старт алды

VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы старт алды

4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына җыела.

Бүген форум кысаларында секцияләр утырышлары уза. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе, тарихчы-археолог Альберт Борһанов сәламләде.
Ул тикшеренүчеләргә нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде. Секцияләр утырышлары Себер, Урал, Идел буе тарихы һәм мәдәнияте проблемаларына, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау, шулай ук шәҗәрә төзү мәсьәләләренә, якташларыбызның – татар нәселенең күренекле вәкилләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә һәм башка темаларга багышлана.
Бүген, форум кысаларында, тикшеренүчеләр Омск шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар: Омск крепосте, Туган як тарихын өйрәнү музее, Омск шәһәр сәнгать музее һ. б.
Шулай ук форум кысаларында, 7 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында, Каракүл авылында тантаналы чаралар планлаштырылган. Янгыннан зыян күргән татар авылында торгызу эшләре тәмамланды, монда яңа паркка нигез салу һәм агачлар утырту планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*