tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Баландыш авылында узган Чалгычылар ярышы

ВИДЕО: Баландыш авылында узган Чалгычылар ярышы

Баландыш авылында узган Чалгычылар ярышы бик күңелле узды. Җиңүчеләргә килгәндә, ирләр арасында беренче урынны Караширмә авылыннан Сәйдәш Корбанов яулады.

Икенче – өченче урыннарны Питрәч районыннан Мәхмүт Гараев белән Караширмә авылыннан Нәкыйф Зайнаев бүлеште. Хатын-кызлар арасында беренче урында Баландыш авылыннан Дания Хәбибуллина калды. Икенче урында – Караширмәдән Нәкыя Тимергазизова, өченче урында – Бичер авылыннан Сәрия Галимова. Әлеге бәйгенең иганәчесе – авыл хуҗалыгы техникасын, запас частьләрне сату белән шөгельләнүче “Альма” оешмасы җитәкчесе Сайфуллин Айдар Салих улына зур рәхмәтләребез!

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*