tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Исеме кайтты…китап булып

ВИДЕО: Исеме кайтты…китап булып

“Халыкка кайтарылган исем” – ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән өр-яңа тарихи-биографик китапны нәкъ менә шулай атала. Басма Республика төзелү тарихын зур өлеш керткән шәхес-  Рәүф Сабиров тормышына, эшчәнлегенә багышлана. Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында  әлеге китапны тәкъдим итү чарасы үтте.

Рәүф Сабиров гади авыл малаеннан Мамадыш өязе Башкарма комитеты рәисе югарылыгына, алай гына да түгел Мәскәүдә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты милли мәсьәләләр мөдире вазыйфасына күтәрелгән. Фаҗигале утызынчы елгы репрессия шаукымы аны да читләтеп үтми. Илнең  иң зыялы, халык бәхете өчен көрәшүне үзләренә өлге итеп алган меңнәрчә сәяси тоткыннар рәтендә ул да атып үтерелә. Китапның авторлары Нурия Батырбаева һәм  Гөләндәм Давыдова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*