tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мамадыш районында «Возрождение – Яңарыш» фестиваленең «Җомга көне» этабына нәтиҗәләр ясалды

ВИДЕО: Мамадыш районында «Возрождение – Яңарыш» фестиваленең «Җомга көне» этабына нәтиҗәләр ясалды

Мамадыш районында  старт алган «Возрождение – Яңарыш» фестивале, катнашучылар саны буенча рекорд куйды. Муниципаль конкурста барлыгы  дурт менгә якын баланың эшен бәяләделәр. Фестиваль 4 этаптан тора. Шушы көннәрдә «Җомга кәне» этабына да нәтиҗәләр ясалды.

Әминә һәм Мәдинә Рәсуловалар – игезәкләр. Кызлар барысына да өлгерә, шахмат уйный, җырлый, бии һәм конкурсларда катнаша. «Возрождение-Яңарыш» фестивалендә дә алар призлы урынга лаек булды.  Кызлар мәдрәсәдә укый, «сынлы сәнгать» номинациясендә шушы темага тукталдылар.

“Җомга көне» өч номинациядә уза: “сынлы сәнгать”, “декоратив-гамәли иҗат ” һәм “шигырь”. Соңгысында Ландыш Хәсәнова  да мактаулы беренче урынны яулады.

Яшь категориясенә килгәндә, катнашучыларны 4 төркемгә бүлделәр. 7 яшькә кадәр, 7-10, 11-14, 15-18 яшь. Жюри әгъзасы Лилия Шәрифуллина сүзләренә караганда, конкурска барлыгы 2000гә якын эш кабул ителгән. Мондый сан арасында иң көчлеләрне билгеләү жинел булмый.

«Возрождение-Яңарыш» фестивален инде традицион исемлеккә кертергә мөмкин. Муниципаль проектка старт 2019 елда бирелде. Аның инициаторы Мамадыш районы башлыгы. Анатолий Иванов абсолют җиңүчеләргә шәхсән үзе бүләкләр тапшырды.

Инициатор билгеләп үткәнчә, балалар өчен сюрпризлар моның белән генә тәмамланмый. Шушы көннәрдә шәһәр һәм район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре өчен ярминкә узачак. Ә җыелган акчалар авторларга тапшырылачак. Фестиваль яз көне Троицк ярминкәсе һәм мөселман балалары слеты белән тәмамланачак.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*