tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ярмәкәй районына сәфәр

ВИДЕО: Ярмәкәй районына сәфәр

Башкортстандыгы эшлекле сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Башкортстанның Ярмәкәй районы үзәге Ярмәкәйдә узучы “Ык буе халыклары” фестивалендә жыелган халыкны һәм район башлыгы Илшат Раймановны сәламләде.

Шулай ук “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбленә (җитәкчесе – композитор Рәис Ханнанов) Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тальян гармун бүләк итте. Чарада Бөтендөнья башкортлары королтае Башкарма комитеты җитәкчесе Юлдаш Йосыпов та катнашты. Соңыннан Данис Фәнис улы Ярмәкәйнең җәмигъ мәчетендә дәвам юлланды, монда район имам-мөхтәсибы Фидан хәзрәткә Казан басмасы Коръән Кәримен бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*