Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы ачылды
XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы ачылды

XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы ачылды

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр» форумы ачылды. Ул 15 – 21 июль көннәрендә узачак.

Сменада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм мәктәп активистлары бар. Сменаның төп максаты – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир сәламләде. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов катнашты.

Cмена программасы үз эчендә алты юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырыла.

Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*