XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышларыннан башланды.
“Моның кадәр халыкны Омск ипподромының күптән күргәне юк иде”, – дип билгеләп үтте Омск Хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Колесник кунакларны сәламләү сүзендә. Шулай ук ул Сабантуйның халыклар һәм мәдәниятләр дуслыгы бәйрәме булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XXVI Федераль Сабантуй кысаларындагы ат чабышларын карарга килгән кунакларны татар телендә сәламләде һәм котлады. Ул чараны быел үз җирләрендә сыендырган Омск халкына, төбәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Без бу бәйрәмне уздыруга бөтен көчебезне һәм мөмкинлекләребезне керттек. Чөнки Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Сабантуй аша без бөек халкыбызны һәм бөек Россияне күрсәтәбез”, – ди п билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.
Ат чабышлары жокейлар парады белән ачылды. Программа кысаларында җиңел ике тәгәрмәчле экипажларда чабышлар узды. Ярышларда Омск төбәгенең ат спорты коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар «Сабантуй Кубогы», шулай ук «Алтын Батыр», «Себер далаларының көче» һәм «Сабантуй горурлыгы» призлары өчен көрәштеләр.
XXVI Федераль Сабантуй чаралары бъген кич Омск филармониясенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән дәвам итәчәк. Ә иртәгә, 18 июльдә кунакларны төп мәйданда – “Яшел утрау” паркында төп бәйрәм чараларына көтеп калалар.



















