Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / XXVI Федераль Сабантуйда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко кунакларны татар телендә сәламләде
XXVI Федераль Сабантуйда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко кунакларны татар телендә сәламләде

XXVI Федераль Сабантуйда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко кунакларны татар телендә сәламләде

XXVI Федераль Сабантуйны тантаналы ачуда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко кунакларны татар телендә сәламләде: «Рәхим итегез!».

«Президентыбыз Владимир Владимирович Путин указы белән агымдагы 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе бик урынлы булды. Менә без бүген әлеге бердәмлекне күрәбез. Сабантуйга дип кунаклар Россиянең 30дан артык төбәгеннән, Казахстаннан килде», — дип билгеләп үтте ул.

Омск өлкәсе губернаторы Сабантуйның төбәк халкы өчен уртак бәйрәм булуын ассызыклады. Аны биредә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бәйрәм итә: «Без бүген ишегалларын карап йөрдек. Татар, рус, украин, белорус, немец, казак ишегаллары бар иде. Без һәрвакыт бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Шуны әйтәсем килә: без кайгыда да, шатлыкта да бергә. Ике ел элек, безнең төбәгебез су басу афәтен кичергәндә, Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Шуңа күрә бөтен Татарстан Республикасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Моннан тыш, Виталий Хоценко узган елда Омск өлкәсе Федераль Сабантуйны уздыру хокукын шатланып кабул итүен билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына бәйрәмне оештыруда күрсәтелгән ярдәм һәм булышлык өчен рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*