Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак
XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак

XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак

XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак. Омскидагы бәйрәмдә өлкә губернаторы Виталий Хоценко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Ат» исемле бронзадан коелган канатлы ат сынын Томск өлкәсе вәкиленә — төбәк хөкүмәте рәисе Алексей Кондратьевка тапшырдылар.

Алексей Кондратьев XXVI Федераль Сабантуй кунакларын Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур исеменнән сәламләде һәм барысын да XXVII Федераль Сабантуйга Томскига чакырып калды.

Томск өлкәсе Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлекне инде башлап җибәрде. Өлкә губернаторы Владимир Мазурның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашуы вакытында бәйрәмгә әзерлек планы килештерелде. Шулай ук бәйрәмне 2027 елның 3 июлендә үткәрергә карар кылынды. Урын мәгънәле итеп сайланган — шәһәрнең тарихи үзәге, Губернатор кварталы.

2001 елдан бирле Федераль Сабантуй илнең төрле төбәкләрендә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*